25 июль көнне Коноваловка авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Гөлфирә Латыйп кызы ФАРДЕЕВА 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Әнкәй! Сине ихлас күңелдән туган көнең- юбилеең белән котлыйбыз. Кайгы- хәсрәт күрми, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын үзеңә. Ходай сине рәхмәтеннән ташламасын. Игелекле тыныч картлыкта балаларыңның, оныкларыңның бәхетенә куанып яшә.
Мәрхәмәтле, изге җанлы Әнкәй,
Бар назыңны безгә багышлап.
Яшисең син җирдә, һәрбер таңны
Бисмиллаңны әйтеп каршылап.
Рәхмәт сиңа барсы- барсы өчен,
Игелегең кайтсын үзеңә.
Насыйп булсын йөзгә кадәр яшәп
Оныкларың бәхетен күрергә.

Нет комментариев