Әтрәкле авылында гомер итүче әбиебез, сөекле әниебез ХАФИЗОВА ФӘҮЗИЯ ЙОСЫФ кызының күркәм бәйрәме – туган көне
15 майда Әтрәкле авылында гомер итүче әбиебез, сөекле әниебез ХАФИЗОВА ФӘҮЗИЯ ЙОСЫФ кызының күркәм бәйрәме - туган көне.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәтүче кадерлебез. Сине күркәм бәйрәмең - туган көнең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез.
Инде үсеп, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта, чөнки анда син бар. Без туган өебезгә тормышның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арыныр өчен, ял итәр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы аласың, борчылып озатасың. Тагын китәләр, дип боекма әле, кайларда гына йөрсәк тә, кайларда гына булсак та, безнең күңелләр һәрвакыт синең яныңда. Нинди генә эшкә алынсак та, без аны үзебезнең генә түгел, сине дә ким-хур итмәслек итеп башкарып чыгарга тырышабыз, чөнки моңа безне үзең өйрәттең. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа.
Кадерле, сөекле әниебез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәт күрмичә, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Һәр гомернең кышы, көзе була,
Ә синеке һаман җәй килеш.
Кешелегең, кечелегең сине
Яшәтәдер шулай яшь килеш.
Гомерләрең, әнкәй, озын булсын,
Имин булсын дөнья-йортларың.
Беркайчан да сүрелмәсен иде
Учагыңда янган утларың.
Нет комментариев