21 март көнне Татар Мөшегесе авылында яшәүче Ленарис Рөстәм улы Салахов үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Кадерлебез, сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Озын гомер, тән сихәтлеге телибез сиңа.
Киләчәктә әни белән берберегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп итсен үзеңә. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сезгә, әти.
Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,
Кунагы бул якты дөньяның.
Озак яшә утын сүндермичә,
Балаларың үскән ояның.
Сине яратып, хөрмәт итеп әниебез, балаларың Гөлназ-Рамис, Миләүшә-Илшат, Фәнзил-Резеда, оныкларың: Зәлинә, Мәрьям, Ләйлә, Ильвина, Ислам.
Нет комментариев