Новости Мензелинска

Газета "Мензеля" - Мензелинский район

18+
Рус Тат
Поздравления

3 ноябрьдә Минзәлә шәһәрендә гомер итүче кадерле кешебез – Альфира Сергей кызы ШӘЙХЕТДИНОВАНЫҢ гомер бәйрәме

03 ноября 2017, 06:13

1090

0

0

3 ноябрьдә Минзәлә шәһәрендә гомер итүче кадерле кешебез – Альфира Сергей кызы ШӘЙХЕТДИНОВАНЫҢ гомер бәйрәме

Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, яраткан кешебез, үзеңнең тирә- ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче була беләсең. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау- сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган- тумачаларың, якыннарың белән бәхетле- шатлыклы көннәрдә генә үткәрергә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз!

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхетле-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек- ярты бәхет диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев