Бүген, 12 август көнне үзенең туган көнен хезмәттәшебез, каләмдәшебез Дифиза НУРИЕВА билгеләп үтә!
Дифиза! Сине туган көнең белән котлап, яңа уңышлар, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык теләп калабыз! Тормыш иптәшең Илдус белән алга таба да озак еллар дәвамында бер-берегезгә терәк булып, матур итеп, балаларыгызның уңышларына сөенеп яшәвегезне телибез! Каләмең һәрвакыт үткен, кәефең – күтәренке булсын. Без сине бик хөрмәт итәбез һәм ирешкән уңышларыңа сөенәбез, горурланабыз!
Туган көнең бүген җитте,
Бәйрәм бик зур сиңа килде,
Яхшы кәеф бүләк итсен,
Бар гомердә әйбәт булсын.
Күзләр һәрчак балкып торсын,
Йөзкәеңдә ирен көлсен,
Күңелеңдә кошлар очсын,
Тормышыңда уңыш көтсен.
Син искиткеч матур кеше,
Бәхет, сәламәтлек сиңа,
Бар хыяллар синең ашсын,
Нәрсә телисең үзеңә.
Иң якты теләкләр белән – хезмәттәшләрең, “ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә-информ” коллективы.
Нет комментариев