Бүген безнең әтиебез АНТИПОВ Николай белән әниебез Фәнисәнең бергә тормыш корып яшәүләренә 50 ел!
Әти-әни, без сезгә тигез, бәрәкәтле, бәхетле гомерләр телибез. Исән-сау безне сөендереп, озын-озак яшәгез. Сез безгә кирәк, сез безгә терәк. Без сезне бик яратабыз!!!
Тәрәз төпләрендә үскән пар гөлләрдәй
Парлап гомер юлын үтәсез.
Әти-әни тигез булган өчен
Без бәхетле булып үскәнбез...
Өй җылысын саклап сабыр гына
Җил тигерми бала-чагага
Тормыш арбасына җигелеп
Тартасыз сез, бергә һаман да.
Шушы бергәлектән аермасын,
Бергә-бергә рәхәт яшәве.
Әти-әни диеп, сөеп кенә
Ай рәхәт тә инде дәшүе.
Балаларыгыз-кияүләрегез: Альбина-Фәнис, Эльвира-Әнәс, оныкларыгыз Алинә-Руслан, Айзат, Айгиз, Эльвина, Рамазан.
Нет комментариев