Мензеля

Мензелинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Югары Юшады авылында яшәүче кадерле, яраткан әниебез, әбиебез Венера Ильинична КӘБИРОВА 26 мартта 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

26 марта 2023, 09:02

639

0

0

Кадерлебез, без сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әниләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Яңа куанычлар, җан тынычлыгы телибез сиңа.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет-куанычлар

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Без телибез сиңа зур бәхетләр,

Күтәренке булсын күңелең.

Матур яшә, картаюны белмә,

Гел шатлыктан торсын гомерең.

Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Мирзанур, балалар һәм оныклар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Актуальные новости филиала АО "ТАТМЕДИА" "Мензеля-информ"