Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Кадерле, сөекле әниебез, дәү әниебез Рауза Гаптелгали кызы Мирзаянованы шушы матур бәйрәмең – 90 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

20 сентябрь 2024, 08:35

135

0

0

Кадерле, сөекле әниебез, дәү әниебез Рауза Гаптелгали кызы Мирзаянованы шушы матур бәйрәмең – 90 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.


Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, озак гомер итәргә язсын. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Син киӊ күӊелле, сабыр, хезмәт сөючән – үрнәк әни. Безнеӊ нык-лы терәгебез, киӊәшчебез, таянычыбыз. Гомер буе без – балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, Әни!

Юбилеең, Әни, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә,
Сөендерсен һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык,
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсеннәр бары яхшылык.

Сине яратып балаларың, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыең.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев