Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Минзәлә районы башлыгы Айдар Фәслах улы Салаховның бүген туган көне

04 апрель 2024, 10:20

121

0

0

Минзәлә районы башлыгы Айдар Фәслах улы Салаховның бүген туган көне

Бикбау авылында туган якташыбыз 10 елдан артык район белән идарә итүдә үзен тәвәккәл, оештыру сәләтенә ия булган көчле җитәкче булуын күрсәтте.

Район шәһәр һәм авыл халкына ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль әһәмиятле илкүләм һәм республика программаларында актив катнаша. Елдан-ел Минзәлә районы үсә, төзекләнә бара.

Соңгы елларда эре инвесторлар җәлеп итеп, терлекчелек һәм игенчелек буенча районны республика күләмендә алдынгы урыннарга чыгаруда аның өлеше бик зур.

Аның һәр сүзендә, һәр гамәлендә үзе җитәкләгән районның киләчәге өчен җан атып яшәве күренә. Аңа ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм барлык кыю башлангычларында  уңышлар телибез.

Зур хөрмәт белән, “ТАТМЕДИА” филиалының “Минзәлә-информ” филиалы коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев