Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Минзәлә районы Имәнле авылында туып, хәзерге көндә Минзәлә шәһәрендә яшәүче кадерле әниебез Мәрьям Арслан кызы ГАЛИЕВАның 10 июньдә гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее

10 июнь 2024, 09:36

183

0

1

Минзәлә районы Имәнле авылында туып, хәзерге көндә Минзәлә шәһәрендә яшәүче кадерле әниебез Мәрьям Арслан кызы ГАЛИЕВАның 10 июньдә гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее

Ул гомер буе Иске Иркәнәш авылында яшәде, Тукай исемендәге колхозда сарыклар карады, сыер сауды, пенсиягә чыккач хуҗалыклардан сөт җыйды. Минзәлә районында гел алдынгылар рәтендә булды, күп еллар мактау тактасында торды, медальләр белән бүләкләнде. Әтиебез Хәйдәр белән безне – 4 баланы сау-сәламәт итеп, муллыкта үстерделәр.

Әнием дип әйтер кешең булу,
Нинди бәхет бит ул дөньяда,
Шатлыкларың булса уртак була
Кайгыларың булса, югала.
Уйлама әле, әни, картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең
Урыннарың булсын гел түрдә.
Котлы булсын бәйрәмең, әни
Гомерең үтсен шатлыкта,
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.

Балаларың Илгизәр, Гөлгенә, Гөлфирә, киленең Нина, киявең Марс, оныкларың, оныкчыкларың

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев