Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Минзәлә шәһәрендә яшәүче кадерле улым Азат Риф улы ХӘЕРТДИНОВның 24 нче февральдә олуг юбилее

22 февраль 2024, 10:31

216

0

0

Кадерлебез ихлас күңелдән сине туган көнең, юбилеең белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете телибез. Кайда гына эшләсәң дә ярдәмчел, миһербанлы булдың. Әтиең һөнәренә тугрылыклы булып 40 ел руль артында эшлисен. Техниканың бөтен нечкәлекләрен беләсең, шуңа күрә сине яратып “Камаз табибы” дип йөртәләр. Син безнең горурлыгыбыз. Алдагы көннәрдә дә исән-имин генә изге юлларда йөрергә язсын.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр
Шатлыкларга илткән юл гына.

Иң изге теләкләр белән әниең, барлык туганнарың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев