Минзәлә район ЗАГС бүлеге начальнигы Анна Куприянованың Халыкара гаилә көне белән котлавы
Мәхәббәт, татулык, тормыш, дигән төшенчәләрне белмәгәннәр гаиләнең дә асылын аңламыйлар, кадерен белмиләр. Гаилә төрле буыннарны бәйләүче, рухи, милли, мәдәни гореф-гадәтләрне саклаучы институт булып тора. Нәкъ менә шуңа гаилә һәм социаль демография проблемалары дини оешмаларның, дәүләт хакимиятенең даими игътибары астында тора да инде. Нык, сәламәт гаилә – көчле илнең нигезе ул
Йортка ир-кеше белән – җылылык, хатын-кыз белән – яктылык, бала белән шатлык керә, диләр. Бер-берсен яратуга, тугрылыкка корылган, озак еллар иңне-иңгә куеп яшәүче, уртак хезмәт нәтиҗәсендә муллыкка ирешкән, җәмгыятебезгә лаеклы уллар-кызлар үстергән гаиләләр безнең Минзәләдә дә бихисап. Үз балаларын гына түгел, ә тәрбиягә алган балаларын да лаеклы итеп тәрбияләүче ата-аналар, күп балалы гаиләләр дә аз түгел. Алар тормыш юлларын яңа башлаган гаиләләребезгә үрнәк булсын иде.
Әйе, яшь вакытта гомер ничек тә уза, аны сизмисең дә, олыгайгач, тигезлектә, бер-береңә терәк булып, аңлашып, ярдәмләшеп яшәүнең кадере тагын да арта.
Барлык гаиләләрне Халыкара гаилә көне белән котлыйм. Бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп яшәгез, өегездә һәрвакыт татулык булсын!
Фотода 2019 ел, Минзәлә, Муса Җәлил исемендәге паркта үткәрелгән Гаилә бәйрәме
Нет комментариев