Тегермәнче авылында яшәүче кадерле әниебез Сания Галимәрдән кызы ХӘЕРТДИНОВАның 12 августта 80 яшьлек юбилее
Кадерле әнкәебез! Ихлас күңелдән сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз!
Киләчәктә балаларыңның, онык-оныкчыкларыңның күңел җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, шатлык-куанычта, сау-сәламәт булып озын гомер кичерүеңне телибез.
Озак яшә, әнкәй, авырмыйча,
Сер бирмичә искән җилләргә,
Олы куанычлар, мул һәм имин тормыш
Юлдаш булсын килер көннәргә.
Күр син бездән бары игелекләр,
Борчу-мәшәкатьсез гомер ит,
Сулар һава, эчәр сулар кебек,
Син дә безгә һәрчак кирәк бит!
Иң изге теләкләр белән: балаларың, онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев