Хөрмәтле Римма Нәҗиповна! Сезне олы бәйрәмегез – күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз
Сез коллективыбызның иң тәҗрибәле, сабыр, тырыш, хезмәт сөючән һәм хөрмәткә лаек хезмәткәре.
Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш юлдашыгыз белән гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, таза-сау булып яшәргә язсын.
Бүген күркәм гомер тантанасы –
Язмыш билге куя үткәнгә.
Туган көннәр белән шатлык, бәхет,
Кабатланып килә көткәнгә.
Юбилейда һәркем хәтер белән
Сүтеп чорный уйлар йомгагын.
Тулы булсын сөенечләр белән,
Киләчәккә илтер юлларыгыз.
Олы ихтирам белән “Татмедиа”ның “Минзәлә-информ” филиалы коллективы.
Нет комментариев