Ничәнче кат
Ничәнче кат үпкәләттең
Синнән киттем.
Күңелемне алып калдың,
Сине көттем.
Шылтыратыр,яки күзгә
Күренер дип.
Яратканны шул чагында
Беленер дип.
Максат куйгач,очрамаска
Тырыша идем.
Очыратсам-кеше артына
Поса идем.
Кайчагында әйләнепләр
Үтәр идем.
Күрмәсен дип, тизрәк качып
Китәр идем.
Качып йөреп, бер елы да
Китте үтеп.
Бар да яхшы, күңелемнең
Кыры китек....