Көч-куәтегез кимемәсен, Борис ага!
Сугыш чорындагы авырлыкларны, ул елларны ачлы-туклы яшәүне үз башыннан кичергәнгәдер, шушы араларда туган көнен билгеләп үтүче, безнең "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре белән аралашып, иҗат итеп торучы Борис ага Христофоров тормыштан ямь табып яши белә.
Иртән иртүк, җәяүләп шәһәр урамнарыннан әйләнеп кайтырга гадәтләнгән ул. Шәһәр үзәгендә яшәмәсә дә, көнгә бер-ике тапкыр...