Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сибелә чәчәк

Көч-куәтегез кимемәсен, Борис ага!

Сугыш чорындагы авырлыкларны, ул елларны ачлы-туклы яшәүне үз башыннан кичергәнгәдер, шушы араларда туган көнен билгеләп үтүче, безнең "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре белән аралашып, иҗат итеп торучы Борис ага Христофоров тормыштан ямь табып яши белә. Иртән иртүк, җәяүләп шәһәр урамнарыннан әйләнеп кайтырга гадәтләнгән ул. Шәһәр үзәгендә яшәмәсә дә, көнгә бер-ике тапкыр...

Сугыш чорындагы авырлыкларны, ул елларны ачлы-туклы яшәүне үз башыннан кичергәнгәдер, шушы араларда туган көнен билгеләп үтүче, безнең "Минзәлә" мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре белән аралашып, иҗат итеп торучы Борис ага Христофоров тормыштан ямь табып яши белә.

Иртән иртүк, җәяүләп шәһәр урамнарыннан әйләнеп кайтырга гадәтләнгән ул. Шәһәр үзәгендә яшәмәсә дә, көнгә бер-ике тапкыр безнең редакциягә кереп чыкмаган көне юк та кебек.

Коллективыбызның аерылгысыз дусты булуы өстенә, без аның кеше хәленә керә белә торган, кирәк чакларда ярдәм кулы сузарга әзер торуын да беләбез. Ничек кенә шат күңелле булса да, моңсуланып китеп, Иске Мәлкән авылында үткән балачак, яшьлек елларын искә төшереп алучан ул. Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Алабута боткасы белән кәлҗәмә, юа, балтырган, кузгалак шулпасы ашаганнарын, чабаталар киеп йөргәннәрен, үгез җиккәннәрен, печән өсләрендә куышларда кунып ятканнарын кат-кат сөйләп ала. Үзәгенә үткәнгә сөйли ул аларны. Яшьлек дәрте кайнап торган чагында Чаллыдагы авыл хуҗалыгы өчен механизаторлар әзерләү курсында укып кайта. ДТ-54 тракторында эшләп хезмәт чыныгуы ала. Аннары Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, зоотехник белгечлеге алып чыга. Шуннан соңгы хезмәт еллары Минзәлә нәсел предприятиесе белән бәйле, шуның биш елы - җитәкче постында.

Хезмәт еллары әнә шулай авыл хуҗалыгы белән бәйле булгангадыр, әле хәзер дә җәмгыятебездәге бер генә өлкәгә дә битараф түгел ул. Борчыган темаларын гади генә итеп безгә язып китерә, күңел түрендәге хисләрен шигъри юллар аша җиткерә, язмалары газета битләрендә урын ала бара. Әлеге хезмәттәшлеге дистә еллар буена дәвам итә. Эш беләктә генә түгел, йөрәктә дә, дип елмая ул.

...Үкенерлек итеп яшәмәдем,

Туксан яшькә колач җәямен.

Йөз яшемә менеп җиткәч, дуслар,

Сез бирерсез миңа бәясен, дип үз язмышы турында шигырь юллары язып җибәргән иде бүгенге көндә республикабыздагы санаторийларның берсендә сәламәтлеген ныгытып ятучы һәрвакыт күтәренке кәефтә яшәүче Борис ага.

Үзе әйтмешли, язмыш авырлыкларына баш имичә, һәрвакыт шулай күтәренке рухта тагын бик озак еллар яшәргә язсын сезгә, Борис ага! дигән теләктә калабыз.

Борис ага Христофоровның тагын бер шигырен тәкъдим итәбез

Әй, казларым...

Көзге болыт кургаш диләр,

Салкын, диләр, яңгыр-карларын.

Ә менә мин шушы салкын көздә

Бу дөньяга аваз салганмын.

Сиксән бер яшьлек бабайларның

Үрләргә менгән чагы,

Яшим әле яшьнәп көлеп кенә

Бер унтугыз яшьне тагын.

Шатлык-сәламәтлек белән үтсен

Һәрбер яшәгән көнем,

Тормыш кояшы елмайсын

Балкытып картлык күген.

Ходай миңа сәламәтлек бирсен диеп,

Телим үземә шундый теләкләр,

Нурга күмелгән йөз яшемне күреп

Куансыннар мине белгәннәр.

Кыр казларын озатып калам

Ак каенга сөялеп,

Сиксән берем китеп барды

Шул казларга ияреп.

Әллә сез дә, сиксән берем кебек,

Кайтмаска китәсезме?

Әй, казларым, ни дәшмисез,

Сез мине ишетәсезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X