Кабель цифрлы каналларны күрсәтә инде
Телевизордан күрсәтүче каналларны цифрга күчерү турында хәбәр чыккач, Минзәләдә әлләни ажиотаж сизелми әлегә. Чөнки оптико-волокно күп йортларда керде. Таттелекомның кабеле аша абонентлар шактый күп канал карый ала. Аларның саны 20 йортта 2393 абонентка җиткән.