Яңалыклар йомгагы

Кабель цифрлы каналларны күрсәтә инде

Телевизордан күрсәтүче каналларны цифрга күчерү турында хәбәр чыккач, Минзәләдә әлләни ажиотаж сизелми әлегә. Чөнки оптико-волокно күп йортларда керде. Таттелекомның кабеле аша абонентлар шактый күп канал карый ала. Аларның саны 20 йортта 2393 абонентка җиткән.

Тәлинкә аша караучылар да бик күп. Провайдерлар хәйләкәр алымга бара, билгеле. Үзем кабельдә РБКны карый идем. Соңгы вакытта ул канал пакеттан чыгарылды. Яңа форматта карау өчен бер мең сум түләргә туры килә.

Аналог телевидениесе тагын ярты елга сакланып калгач, гомумән тынычланып калдык.
2019 елда булачак күп вакыйгалар белән беррәттән цифрлы телевидение өлкәсендәге яңалыклар белән дә таныштырып барырга вәгъдә итәбез.

 


Нет комментариев