Минзәлә районында көзге һәм күпьеллык культураларны тукландыру 100% ка башкарылды
Район хуҗалыкларында көзге культуралар 13600 (планлаштырылганның 100 проценты), күпьеллык үләннәр 9800 (100 процент) гектарда тукландырылды, көзге культуралар 11600 (85,3 процент), күпьеллык үләннәр 9800 гектарда (100 процент) тырмаланган, дым каплату – 54200 (91,9 процент) гектарда башкарылган.