Минзәлә районында көзге һәм күпьеллык культураларны тукландыру 100% ка башкарылды
Көн темасы

Минзәлә районында көзге һәм күпьеллык культураларны тукландыру 100% ка башкарылды

Район хуҗалыкларында көзге культуралар 13600 (планлаштырылганның 100 проценты), күпьеллык үләннәр 9800 (100 процент) гектарда тукландырылды, көзге культуралар 11600 (85,3 процент), күпьеллык үләннәр 9800 гектарда (100 процент) тырмаланган, дым каплату – 54200 (91,9 процент) гектарда башкарылган.

Район буенча арпа – 5900,  борчак – 500, сабан бодае 2100 гектарда җир куенына салынды. ”Мензелинские зори” агрофирмасы 700 гектарда шикәр чөгендере чәчте. Иртә сабан культуралары чәчү темпын көннән-көн арттырырга кирәк. 

Сидераль пар өчен 500 гектарда горчица чәчелде. “Ильнур”, “Салихов”, “Бариев” КФХлары игенчеләре дә арпа чәчәргә керештеләр.  “Туган як” агрофирмасы хезмәтчәннәре 40 гектарда көнбагыш, ”Калморза” хуҗалыгы 50 гектарда җитен чәчеп куйдылар.


Нет комментариев