Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 17,1 центнер тәшкил итә
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 19523 гектарда игеннәр суктырып алынган. Борчакның һәр гектары 14,5, көзге бодай – 16,8, арпа-21,2 арыш 17,6 центнер уңыш бирә. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 17,1 центнер тәшкил итә. “Салихов” КФХсы да арыштан уртача 19 центнер уңыш алды.