Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 17,1 центнер тәшкил итә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 19523 гектарда игеннәр суктырып алынган. Борчакның һәр гектары 14,5, көзге бодай – 16,8, арпа-21,2 арыш 17,6 центнер уңыш бирә. Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 17,1 центнер тәшкил итә. “Салихов” КФХсы да арыштан уртача 19 центнер уңыш алды.

Районда иң югары уңыш алу буенча “Калморза”  хуҗалыгы алда бара, алар 413 гектар борчакның  һәр гектарыннан 24,3 центнер,1365 гектар арпадан уртача 24,8 центнер  уңыш җыеп алдылар.  Бу хуҗалык солыны да суктырып бетерде. “Кама беконы” ҖЧҖ игенчеләредә  арпа суктыруны башлап җибәрделәр һәм 1544 гектар арпадан уртача  21,4 центнер уңыш чыга.  Игеннәре җыеп алынган басулардан салам хәзерләү дәвам итә, барлыгы 1508 тонна салам төргәкләргә төрелгән һәм хуҗалыклар саламны ферма яннарына алып кайтып өяләр. Район буенча берп баш шартлы терлеккә 13,1 центнер күләмендә терлек азыгы хәзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев