Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

14 нче августка урак көндәлеге

Район комбайнчылары арасында «Калморза» хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Андрей Кауров (рәсемдә) уракта алдынгылар сафында, ул «Лексион 670» комбайны белән 1929 тонна ашлык суктырды.

(Дилфас Галиев, «Мензеля-информ») 

Минзәлә районы игенчеләре уракның 70 процентын төгәлләп, тулай җыемны 70 мең тоннадан арттырдылар.

Районда иң югары уңыш алу буенча «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре алда бара, алар 4515 гектар бөртекле культураларының һәр гектарыннан 27,7 центнер уңыш җыеп алдылар. Бу хуҗалык комбайнчылары бөртеклеләрнең 96 процентын суктырып алды һәм алдагы көннәрдә бөртеклеләр урагы тәмамланачак.

Реклама

Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш 24,2 центнер тәшкил итә. Сабан бодаеның-31, арпаның- 75, борчакның-79 проценты җыеп алынды. Кичә районыбыз басуларында 58 комбайн эшләде һәм 4515 тонна ашлык суктырып алдылар. 2024 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү дәвам итә, бу 6212 гектарда башкарылды. Туфрак эшкәртүдә 11 агрегат хезмәт куя. Көзге чәчү өчен 10 мең гектардан артык җир әзерләнде.

Безнең белешмә.

Республика күләмендә 829200 гектарда игеннәр суктырып алынган. Ике миллион 259 мең тоннадан артык ашлык амбарларга кайтарылган. Республикада һәр гектардан уртача 27,2 центнер уңыш җыеп алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев