Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

2 нче «Алтынчәч» балалар бакчасы балаларны патриотик тәрбияләү өчен «Алма Патриот» программасын куллана башлады

Бу программаны шәһәрнең өч балалар бакчасы педагоглары куллана: № 10 «Чишмә», № 2 «Алтынчәч», № 3 «Балачак».

Аның максаты — балаларга Россиянең күптөрлелеген күрсәтү һәм Ватаныбызга карата мәхәббәт тәрбияләү. Шулай ук программа педагогларга дәрескә әзерләнү вакытын кыскартырга һәм текстлар, иллюстрацияләр һәм аудиоматериаллар кулланып, үз укыту материалларын булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Роза Усова, 2 нче номерлы «Алтынчәч» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире:

— Мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев тәкъдиме буенча без «Алма Патриот» программасы белән таныштык. Бу Санкт-Петербургта программасы. Анда барысы да бар: сәнгать, мәдәният, спорт, Россиянең интерактив картасы, Россиянең дәүләт символикасы, милли бәйрәмнәр, күренекле шәхесләр, викториналар һәм башкалар. Безгә бу программа ошады, чөнки без үзебез шәһәребезгә, аның истәлекле урыннары турында мәгълүмат өсти алабыз. Туган якны өйрәнү музее белән берлектә үзебезнең Минзәлә шәһәре турында мәгълүматларны программага керттек һәм балалар белән виртуаль рәвештә шәһәребезнең истәлекле урыннары буйлап сәяхәт итәбез. Балаларга үткән тема буенча викториналар бик ошый. Бу программа бик файдалы һәм кызыклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев