Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

2026 елда да урамнар асфальтлы булачак

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Минзәлә районына эш визиты белән килде.

Министрны Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов һәм Татавтодорның Минзәлә филиалы җитәкчесе Марат Сәмигуллин озатып йөрде. Ул район аша үтүче М-7 юлы төзелешен карады. Аннары М-7 юлыннан Иркәнәш, Яңа Айман авылларына таба керә торган 5 км. озынлыктагы юлны карады. Бу юлдан Сарман районы Рангазар авылыннан Актанышка зур йөк автомобильләре 40-45 тонна таш ташыганнар. Әлеге юл бик таушалган, аның нигезе 20 нче гасыр азагында ук колхозлар техникасы белән салынган булган. 

Аннары алар Минзәлә шәһәре урамнарында (Ленин, Карл Маркс, Октябрская һәм Северный ) яңа гына салынган асфальт юлларны карадылар. 

Актлар залында 2025-2027 елларга юл эшләре программасына кертелгән чараларның үтәлешенә һәм 2026-2028 елларда Минзәлә районындагы һәм шәһәрдәге переспективаларга багышланган киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Минзәлә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров 2024 елда шәһәрдә һәм район җирлегендә башкарылган эшләргә һәм 2026 −2027-2028 елларда планлаштырылган эшләргә хисап тотты. Киңәшмәдә «Тормыш инфрактурасы» милли проектының республикада гамәлгә ашыруны тәэмин итүнең әһәмиятен ассызыклап үтте. Тукай һәм Зәй районнарында салынган цемент-бетонлы юллар халыкка 43 ел буе хезмәт итәләр, әлеге юллар моңа тикле бер тапкыр да ремонтланмаган. Цемент-бетон автомобиль юлларын төзү проектларын гамәлгә ашыру переспективалары турында аерым фикер алыштылар. Киңәшмә барышында Минзәлә муниципаль районының Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән килешүгә әзерлек статусы каралды, ул якларның муниципалитетның юл инфраструктурасын үстерү буенча планнарын һәм йөкләмәләрен билгеләргә тиеш. Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, ремонтны планлаштырганда гражданнар мөрәҗәгатен исәпкә алырга һәм игътибарны аеруча кирәкле юлларга юнәлтү зарури. Киңәшмә ахырында Кадрәк авыл җирлеге (Хәлил Нәбиуллин), Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы (Дамир Латыйпов) җирлеккә кагылышлы авыл юллары буенча үз сорауларына җавап алдылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сәфәренең төп максаты — транспорт инфракструктурасы белән танышу, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында төзелгән юлларны да карау иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев