Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

25 апрельдән Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк

Проект әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.

Татарстанда 25 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертү планлаштырыла.

Бу чорда түбәндәге тыюлар билгеләнә:

учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру;

урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар, бакчачылык ширкәтләре яисә балалар лагерьлары территориясендәге мангалларда, мичләрдә һәм янмый торган башка савытларда ризык әзерләү (чикләү рестораннарга, кафеларга, барларга һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый);

урман һәм башка табигый янгыннар куркынычы янаган урыннарда 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану;

ачык ут һәм конструкция эчендә һаваны җылыту хисабына күтәрелә торган янучан материаллардан идарә ителми торган эшләнмәләрне эшләтеп җибәрү.

Чыганак — «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев