4 җирлектә авыл җыеннары үткәреләчәк: Минзәлә районының матур җирләре белән танышырга бер дигән мөмкинлек
Аларның тәүгесе 1 июнь көнне үтәчәк
(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
Якташлар белән очрашу һәм Минзәлә районының матур җирләре белән танышу өчен бер дигән мөмкинлек: алдагы елгы традицияләрне дәвам итеп, 4 җирлектә авыл җыеннары үткәреләчәк.
Иң беренче итеп авыл көнен 1 июньдә Әтрәкле үткәрәчәк. Биредә бәйрәм сәгать 16.00 дә башланачак. 7 июнь көнне Иске Иркәнәштә сәгать 14.00 дә, Дәвектә — сәгать 15.00 дә башланачак. Исегезгә төшерәбез, Дәвеккә Авыл көненә танылган артистлар киләчәк.
Тупачта авыл көне 14 июньдә сәгать 14.00 дә башлана.
Мәгълүм булганча Татарстан Рәисе фәрманы нигезендә 2024 елда сабантуй көннәре итеп 8-9 июньнәр игълан ителде. Районыбыз җирлекләрендә сабантуйлар графигы белән биредә танышырга була.
Фотода Иске Иркәнәштә 2023 елда Авыл көне
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев