Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

5 мең центнер суктырган комбайнчыларга вымпел тапшырылачак

Район газетасы “Минзәлә”-Мензеля” да матур бер гадәт яшәп килә.

Елның –елында редакциянең җитәкчесе Ильдус Шаһиев  районда беренче 5 мең центнер ашлык суктырган өч комбайнчыга вымпел тапшыра.  Бу вымпел игенчеләрнең ярыш дәртен күтәрә, күңелне нечкәртә, комбайнчылар арасында җаваплылыкны да арттыра. Комбайнчылар шул вымпелны алу өчен иген кырларында дәртләнеп хезмәт куялар.  Әле сез аларның вымпел алгандагы матур мизгелләрен күрсәгез үзегез дә алар өчен горурланырсыз.    

Быелгысы ел авыл хуҗалыгы тармагы өчен аеруча катлаулы килде-май, июнь айлары бик коры һәм эссе булды. Июль ае да әллә ни сөендерми, яңгыр әллә ни яумый. Хәзергесе вакытта яшәеш чыганагы булган икмәк язмышы хәл ителә. Бүгенге көндә һәр игенче, комбайнчы булганын бөртегенә кадәр җыеп алып, һич кенә дә исрафка юл куймыйча амбарларга илтеп җиткерү максаты белән хезмәт куя.  

Район хуҗалыклары арасында вымпел ияләре хакында  газета аша яктыртачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев