Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

7 гыйнвар Раштуа бәйрәме

Бүген –христиан динен тотучыларның зур бәйрәме.

Христиан чиркәве

354 елда ук аны рәсми рәвештә үз календарена кертә. Чиркәү тарафыннан  4 нче гасырдан Христос Раштуасы бәйрәме билгеләп үтелә. Православие христианнары, пост (ураза) тотуны тәмамлап, 7 гыйнвар төнендә изге бәйрәмне каршылыйлар. Раштуа алдыннан христианнар алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып тора, ягъни ураза тота. Раштуа-Аллаһ белән кешене якынайту, гонаһлардан арыну, чистарыну бәйрәме. Раштуа Россиядә 1991 елдан башлап  рәсми рәвештә дәүләт бәйрәме итеп билгеләнде. Билгеле булуынча, 7 гыйнварда керәшен татарлары да Раштуа бәйрәмен билгеләп үтәләр. Минзәлә районында алар аз түгелләр.

Раштуа көнне халык үзен бик тәртипле тоткан, дип сөйләгәне бар Түбән юшадыдан мәрхүм Михаил Чернов. Ул үзе дә бәйрәмне дин кануннарына туры китереп билгеләп үтә иде.  Бу бәйрәмдә эчкечелеккә, талашларга юл куелмаган. Өйдән-өйгә кереп Христосны данлау гадәте булган. Дөрес, бу йола  хәзер дә күпмедер дәрәҗәдә яшәп килә. Кайсыбер авылларда балалар йорттан –йортка кереп йөриләр иде. Кемдер аларга акча яки тәм-том бирә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев