Аю авылында лотереяда өч центнер ашлык уйнатылды
«Полянка» КФХсы җитәкчесе Тимерхан Муллашәехович Миргаязов Аю авыл мәдәният йортында уздырылган Яңа ел кичәсенә ел саен өч центнер күләмендә ашлык бүләк итә.
Дилфас Галиев, «Минзәлә-информ»
Ул бу гадәтен быел да кабатлады. Әлеге 6 капчык ашлык лотореяда уйнатылды. Өч капчык ашлыкны Рәмзия Миншина отты. Калган өч капчык ашлык Зөлфия Газизова, Самат Нәбиуллин, Таһир Латыйповка чыкты.
Газета сату буенча безнең белән хезмәттәшлек итүче эшмәкәр Таһир Латыйпов лоторея үткәрү өчен кер үтүкләү тактасы һәм бер су багы биргән иде. Кер үтүкләү тактасы үзенә чыкты, ә су багын укытучы Алмира Галиева отты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев