Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әлфия Когогина Минзәләдә «Самый классный КЛАССНЫЙ» конкурсы җиңүчесен бүләкләде

Башка финалистлар да игътибарсыз калмаячак

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районы Советы утырышы кысаларында «Самый классный КЛАССНЫЙ» конкурсына да нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчене — гимназиянең инглиз теле укытучысы Гүзәл Нуриеваны әлеге конкурсның инициаторы, утырыш эшендә катнашкан РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина шәхсән үзе котлады һәм аңа 35 мең сум күләмендә премия тапшырды. Калган финалистлар да бүләксез калмаячак: редакция аша аларга Әлфия Когогинаның Рәхмәт хатлары тапшырылачак. Төгәлрәк вакытын соңрак хәбәр итәрбез.

Минзәлә районы мәктәпләренең иң яхшы сыйныф җитәкчесен билгеләү буенча «Самый классный КЛАССНЫЙ» конкурсы РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән үткәрелә. «ТАТМЕДИА» АҖ «Мензеля-информ» филиалы конкурсның мәгълүмати партнеры булып тора. Конкурс 2021 елдан башлап үткәрелә. 2021 елда конкурста 1 нче урта мәктәп укытучысы Елена Юлдашева, 2022 елда гимназия укытучысы Рәзинә Гимадеева җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев