Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Минзәлә район Советы утырышы РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашында үткәрелде

Районның социаль-икътисадый үсеше уңай бәя алды

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Төп доклад белән район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады. Ул районның 2023 елда социаль-экономик үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Аның докладыннан күренгәнчә, барлык учреждениеләр, предприятиеләрнең уртак хезмәте нәтиҗәсендә уңай нәтиҗәләргә ирешелгән, алга таба үсешкә дә ныклы базис бар.

Педагогик көллиятнең директоры Ренат Ибраһимов «Һөнәри белем бирүнең өстенлекле үсеш юнәлешләре», ә 10 нчы санлы «Чишмә» балалар бакчасы мөдире Энҗе Хәкимова «Стремление в будущее» — «Киләчәккә омтылыш» программасын тормышка ашыру темалары буенча доклад белән чыгыш ясадылар.

«Ялкын» яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлованың чыгышы яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү эшчәнлеге белән таныштыруга багышланган иде.

Район Советы утырышында катнашкан РФ Дәүләт депутаты Әлфия Когогина илебез парламенты эшчәнлеге белән таныштырды, бүгенге Ватаныбыз өчен хәлиткеч чорда барыбызны да бердәм булырга чакырды.

Район советы утырышына ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов йомгак ясады. Ул тулаем алганда районның социаль-икътисадый үсешенә уңай бәя бирде, киләчәктә үсеш ноктасы булырлык аерым пунктларга игътибар юнәлтте. 


Район Советы утырышы бүләкләүләргә дә бай булды. Бу хакта — алдагы материалларыбызда. Шулай ук фотогалереяда утырыш башланыр алдыннан район мәдәният сарае фойесында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүче волонтерлар, шулай ук район хуҗалыклары, авыл җирлекләре, үзмәшгульлләр, предприятиеләр, уку йортлары эшчәнлегенә багышланган күргәзмәдән фотосурәтләрне дә тәкъдим итәбез. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

безнең өстәмә 
Район советы утырышы башланыр алдыннан район башлыгы Айдар Салахов, Марат Әхмәтов һәм Азат Хамаев «Минзәлә батыры» көрәш залында, шулай ук Балалар иҗат йортының IT — технологияләр, шахмат түгәрәге кабинетларында булдылар, аларда шөгыльләнүче балалар белән аралаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев