Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алмаз Хисаметдинов Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы студентлары белән очрашты

Ул башта техникумның ветеринария бүлегенең уку классы, клиника, лаборатория белән танышты. Биредә ветеринария бүлегендә белем алыр өчен студентларга бөтен шартлар тудырылган.

( Дилфас Галиев, “Минзәлә информ”).

Агрофирмаларда,холдингларда мал табибларыннан башка терлекчелектә нәтиҗәле эшләү мөмкин түгел. Ветеринария табиблары тәүлекнең 24 сәгатендә уяулыкны киметмиләр. Кешеләрдәге кебек үк терлекләрдә дә электән булган яки яңа чирләр куркынычы бар. Ветеринарларның төп бурычлары республикада йогышлы авыруларны булдырмау. Казан шәһәрендәге ветеринария академиясендә теориягә өйрәтәләр, ә Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында практик өлешкә зур әһәмият бирәләр. Яшь белгечләрнең хезмәт хакына ай саен Татарстан Министрлар Кабинетыннан  югары белемлеләргә-10 мең сум, техникум тәмамлаганнарга 8 мең күләмендә өстәмә түләү, техникум тәмамлаганнарга -150 мең сум, ә инде югары белемле ветеринарларга 300 мең сум күләмендә подъемный булдырылган. Программа эшли башлаганнан соң 4 ай эчендә 250 яшь белгеч эшкә килгән.  Киләчәктә эш таба алмаганнарны кошчылык, мөгезле эре терлекләр, дуңгызчылык комплексына эшкә урнаштырырга вәгъдә итте Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов. Ветеринария бүлегендә укучыларның һәрберсе белән кайсы районга, нинди авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә барырга җыенуларын белеште.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев