Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аминә Шәмсиева: «Без атнаның җиде көнендә, тәүлекнең егерме дүрт сәгатендә гел бергә».

Мөмкинлекләре чикле кешеләр ничек яшиләр?

1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр бөтен ил буенча ел саен Инвалидлар декадасы үткәрелә. Бу язмыш кушуы буенча сәламәтлеге начар булган, махсус ярдәмгә һәм таянычка мохтаҗ булган кешеләрнең проблемаларына игътибар итү өчен тагын бер мөмкинлек.
Мөмкинлекләре чикле кешеләр ничек яшиләр? 

Аминә Шәмсиева:


—Кызым Ләйсәнгә 42 яшь, ул — балачактан ук беренче төркем инвалиды. Аның диагнозлары бик күп, ул сөйләшми. Без атнаның җиде көнендә, тәүлекнең егерме дүрт сәгатендә гел бергә. Мин кая, ул да шунда. Ул ялгыз калудан курка. Әгәр дә мин кыска вакытка каядыр чыгып китсәм, ул шунда ук елый башлый. Шуңа күрә мин аны һәркайда үзем белән йөртәм. Безнең һәр көн исәпләп куелган: сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә мәчеткә, чәршәмбе көнне бассейнга, җомга көнне инвалидлар җәмгыятенә барабыз.

Ләйсән бик аралашучан, шат күңелле кыз, музыка тыңларга, биергә, буяулар, карандашлар, фломастерлар белән рәсем ясарга ярата. Әле шунысы да бар, ул рәсем ясаганда кемдер булышканны яратмый, барысын да үз ясый. Ул миңа өй җыештырырга, урын-җирләрне рәтләп куярга, керләрне элеп һәм җыеп куярга булыша.

Аның хәтере бик кыска. Мин аңа барысын да көнгә берничә тапкыр искә төшереп торам. Ләйсән төрле чараларга бик теләп йөри. Сукырлар җәмгыятенә беренче тапкыр килгәч, ул үз-үзенә бикләнгән, беркем белән дә аралашмый иде. Ә хәзер җомга көнне зур түземсезлек белән көтә һәм үзенчә «кайчан сукырлар җәмгыятенә барабыз? » - дип сорый. 
Үзенчәлекле бала тәрбияләү бик авыр ул. Без тормыш иптәшебез белән инде олы яшьтә, һәм мин көн саен, әгәр дә без булмасак, аны кем караячак, дип борчылам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев