Аренда килешүе төзелде
«Кама беконы» ҖЧҖ агрономы Андрей Хохлов пай җирләрен хуҗалары белән биш елга килешү төзеп, бер гектарга 800 сум күләмендә акчалата аренда түләргә вәгъдә бирде. Тәкермән җирлегендә бер пайга-4,8 гектар җир туры килә.
Бүген Югары Тәкермән мәдәният йортында пай җирләре хуҗалары белән «Кама беконы» ҖЧҖ арасында килешү җыены булып узды. Башта пай җирләре хуҗалары берләшмәсенең рәисе итеп бертавыштан Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова сайланды. Аннары пай җирләренең санау комиссиясе сәркатибе итеп Югары Тәкермән гомум белем бирү мәктәбе директоры Флүрә Гәрәеваны тәкъдим иттеләр. Санау комиссиясенең әгъзалары булып Зөлфирә Фаррахова, Алфира Мингазова һәм Әнәс Ситдиковны сайладылар.
Пай җирләренең килешүләре ел саен яңартылачак дип ышандырдылар арендага алучылар. Пай җирләрен арендага бирүчеләр салым түләүдән азат түгел. Салымны пай хуҗасы үзе түли. Пай җирләре өчен бирелгән акчадан 13 процентны акча биргәндә «Бекон» бухгалтериясе тотып калачак. Исәп-хисаплар декабрь аенда яки алдагы елның 10 гыйнварыннан да соңга калмый ясалачак. Шулай итеп, салымны чигергәч бер пай хуҗасы җирне арендага биргән өчен 3 мең сумнан аз гына артык акча алачак.
«Кама беконы» ҖЧҖ җир участокларын сатарга теләгән пай хуҗаларыннан җирләрне сатып та алачак. Әгәр дә җир меҗаланган булса бер гектарны-15 мең, ә меҗаланмаган булса-10 мең сумга алырга риза. Бу сумма белән килешмәүчеләрдә табылды.
Моңа чаклы җирлектә эшләгән Вамин, «Органик групп» ҖЧҖ ләр мал асраган халыкка тиешле күләмдә ашлыгын, саламын, силосын,печәнен бирде, җирлектә үткәрелгән барлык чараларга да материаль ярдәм күрсәтте, юлларны кардан чистартты. Бу мәсьәлә буенча да «Кама беконы» ҖЧҖ вәкилләре мал асраучы халыкны салам белән тәэмин итәргә ышандырды. «Кама беконы» быел районыбызга юлларны кардан чистарту өчен «Камаз» автомобиле бирде. Яңа эшне башлаганда төрле фикерләр туа. Тәкермән авыл җирлеге халкы тырыш, булганына гына канәгатьләнеп ятмый. Яңа инвесторга зур өметләр баглыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев