Арпа саламын пай җиренә бирәләр
“Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә 20 июль көнне арпа суктыруга керештеләр. Иске Иркәнәш басуында суктырылган арпа саламын теземнәргә салып баралар.
(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Кирәк кеше аны төргәкләргә төрелгәнен сатып ала, ә басудан гына төяп тә алып китә ала. Төргәкләргә төрелгән саламның бер төргәге 5 центнерлысы -400 сум, ә төрелмәгәне 200 сум тора. Саламны агрофирма авыл кешеләренә пай җиренә 3 төргәк күләмендә, ягъни 1,5 тонна исәбеннән сатып бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев