“Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы 175 пенсионерга азык-төлек пакетлары тапшырды
Әлеге өлкәннәр барысы да Аю авыл җирлегендә яши.
(Дильфас Галиев, “Минзәлә-информ”)
Аю авыл җирлегендә “Август”компаниясе үз эшчәнлеген алып бара, җирләрне эшкәртеп, иген чәчә, пайчыларга ашлык белән түли. Өлкәннәр көне уңаеннан “Август” компаниясе авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәргә азык-төлек тутырылган пакетлар өләште. Әлеге пакетларны 175 өлкән кешегә авыл җирлеге вәкилләре таратып чыктылар.
Пакетлар бик бай булган, өлкәннәр бик канәгать калдылар, “Август” компаниясе җитәкчелегенә рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев