“Август” компаниясенең Мензелинское ОСП хуҗалыгы комбайнчылары район башлыгы премиясенә лаек булдылар
Районыбызда 2022елгы урак батырларын бүләкләү тантанасы дәвам итә.
(Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”)
Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков белән бергә“Август” компаниясенә караган Мензелинское ОСП хуҗалыгы комбайнчыларына премияләр тапшырдылар. Башта алар бер басуда хуҗалыкның 7 комбайнчысына, аннары 5 комбайнчыга премия бирделәр.
Механизаторлар белән премия тапшыруга район башлыгы Айдар Салахов көндезге аш алдыннан килде. Ярты сәгатькә генә туктаган кыр хезмәтчәннәренә ул җылы теләкләрен җиткерде.
-Игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Әле урып-җыюның 45 проценты гына төгәлләнде. Быелгы ашлыкның сабаклары камыш кебек, уңыш бик яхшы. Сезнең хуҗалыкта көзге бодайны урып-җыю бүген тәмамлана. Тиздән рапсны суктыра башлаячаксыз. Шундый бердәм булып, көч туплап, ашлыкны вакытында җыеп алуыгызга ышанамын.,-диде район башлыгы кулларын кысып.
Хуҗалыкның 12 комбайнчысы да 5 мең сум күләмендә район башлыгы премиясен алды.Менә алар:Рәмдил Хәбиров, Альвир Даутов, Леонид Кудрявцев,Ильнур Абзалов, Альмарис Галиев, Рәвис Сабиров, абыйлы-энеле Марат һәм Ленар Султановлар,Рифнур Кәбиров, Рим Галиев, Марат Маликов, Юрий Коршунов. Бу комбайнчылар үз бункерларыннан 1500т.-2000тонна ашлык бушатырга өлгергән.
-Уракта вакытның кадерен белеп эшлибез, уңыш быел башка елларга караганда бик яхшы. Басуларга карыйсың да күңел сөенә, эш тә яхшы бара,-ди комбайнчы егетләр. Премия өчен бик зур рәхмәт диделәр, комбайнчы егетләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев