Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Август” ның Минзәлә районындагы комплексында беренче савымны алдагы елда көтәләр

Корпусларны төзүгә киләсе елның гыйнвар-февраль айларында тотыначаклар

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Агымдагы елның 10 октябрендә Минзәлә районының Степановка авылы янында салына башлаган “Август” компаниясенең сөт-товар фермасында сыерлардан беренче савымнар алу алдагы елның көзендә көтелә.

Хәзерге вакытта биредә 16 КамАЗ, 6 экскаватор, 3 бульдозер, 1 каток хезмәт куя. Шушында ук арматура цехы төзелгән, эшчеләр өчен инфраструктура булдырырлган. Райондашларыбызны эшле итүгә комплексның файдасын күрсәтүче бер мисал - Матвеевкадан Ленар Хәмидуллин, Дилүс Исхаков, Степановкадан Иван Тутулин ашханә төзелеше белән шөгыльләнәләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков:

- “Август” фирмасының комплексы 2400 башка исәпләнгән  һәм 2023 елда тулаем көчкә эшли башлаячак. Алдагы елның октябрь азагына төзелешнең беренче чиратын тәмамлап, 1200 баш сыер кайтарырга карусель урнаштырырга һәм сыер сава башларга максат куелды. Әлеге комплекс карусель методы, роботлар кулланылса да 116 кешене эшле итәчәк. Әлбәттә, алар арасында күпчелек үзебезнең белгечләр булыр дип өметләнәбез.

Подрядчы оешма “Агробау Арск” прорабы Сергей Колобов:

- Хәзерге моментта тиресне читкә чыгару каналын сузуга (аның озынлыгы 250 метр булачак), тирес саклау өчен лагуналар ясау, сенаж базларына нигез салу буенча эшләр башланды. Хәзерге вакытта Мөслим районы Урәзмәт авылында әзер фундаментлар ясала, алар киләсе елның гыйнвар аенда урнаштырыла башлар, дип планлаштырыла. Гыйнвар-февраль айларында корпуслар төзүгә тотыначакбыз, дип хәбәр итте.

Илфар Халиков һәм подрядчы оешма “Агробау Арск” җаваплы вәкиле Илдар Хәбировның комплекс төзелеше  барышы  һәм аның килчәккә перспективалары турында видеинтервьюны безнең menzela.ru сайтында, «Мензеля-информ» youtube-каналында карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев