Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Август-Мөслим" Минзәлә районында сөт-товар фермасы төзи башлады

Фермада 2400 баш Голштин токымлы сыер асралачак

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")"Август-Мөслим" компаниясенең  Татарстан Республикасы Минзәлә районы Степановка авылы янында төзелеп килүче сөт-товар фермасына беренче таш салу тантанасы булды.

Тантаналы чарада катнашкан ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөт-товар фермасы төзелешенең әһәмияте турында сөйләде:

- Бу объект төзелеше Минзәлә районы икътисадына җитди йогынты ясаячак, чөнки бу-100дән артык эш урыны, 2400 баш терлек, өстәмә салымнар, савып алынган сөт күләме. Барлык мәсьәләләр буенча да бу район икътисады өчен зур үсеш булачак.

"Август" компаниясе генераль директоры Александр Усков, барысын да авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлап:

- Безнең компания дә республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә бераз гына өлеш кертер дип өметләнәм, - дип билгеләп үтте.

Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, үз чиратында, республика җитәкчелегенә һәм компаниягә әлеге сөт-товар фермасы төзү өчен мәйданчык итеп районны сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде, мондый масштаблы проектлар район икътисадын үстерүгә һәм авылларны саклауга ярдәм итә, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук «Август-Мөслим» ҖЧҖ генераль директоры Владимир Заляйскалнска районның агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен Минзәлә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Подрядчы «Агробау Арск» төзелеш компаниясе вәкиле - төзелеш участогы башлыгы Илдар Хәбиров әйтүенчә, объектны төзү ике этапта алып барылачак. Беренче чиратны 2021 елда тапшыру планлаштырыла, икенчесен – 2023 елда. Хәзерге вакытта төзелештә 30 үзбушаткыч, 8 экскаватор, 3 бульдозер эшли. Эшчеләр, нигездә, җирле халык арасыннан җыелган.

Сөт-товар фермасы автоматлаштырылган булачак, карусель саву ысулы кулланылачак. Инвестицияләр күләме-2,2 млрд. сум, объектның гомуми мәйданы – 30 гектар.

Тантаналы чарада шулай ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, ТР Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кудерметова, “Август-Агро” Идарәче компаниясе гендиректоры Айдар Галәветдинов, Минзәлә районы хакимияте вәкилләре, агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.

Тантананың видеомизгелләрен безнең You Tube каналында карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев