Автомобиль ачкычлары тапшырылды
Тантана Татарстан Республикасы көненә багышлап үткәрелде
Бүген Татарстан Республикасы көне уңаеннан район мәдәният сарае каршындагы мәйданда район башлыгы Айдар Салахов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Азат Хамаев муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә:Зөлфия Гәрәева (Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы), Ильмира Аксюкова (Урыс авыл җирлеге башлыгы) яңа “Нива Шевроле” автомобиле ачкычы тапшырды.
Тантана Татарстан Республикасы көненә багышлап үткәрелде. Әлеге автомашиналар авыл җирлекләрендә вазифаи бурычларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкара алсын өчен бик кирәк. Халык белән турыдан-туры эшләүче җитәкчеләр алдында зур бурычлар тора.
Конкурс авыл җирлекләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм халыкның тормышын яхшырту максатында уздырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев