Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Автомобиль өчен кайсы ягулык очсызрак: газ, бензин яки электрмы

Бензинга гына түгел, газ белән электрга да бәяләр күтәрелде.

Минзәләдәге «Газпром» ягулык салу станцияләрендә бер кубометр метан газы өчен 26 сум 50 тиен, калган ягулык станцияләрендә бер кубометр пропан газы 23 сумнан алып 25 сум 40 тиен түләргә кирәк.

Зарядка алу станциясендә бер атна элек бер квт энергия 17 сум тора иде, хәзер «Сетевая компания» зарядка алу станциясендә бер киловат ут өчен 19 сум түләү алалар. Шәһәр кешеләре өчен электр энергиясе 5 сум 77 тиен тора, ә авылларда бу тариф 4 сум 19 тиен генә. «Зекор 001» автомашинасында Казан шәһәренә барырга 30 квт. энергия җитә.

Шулай итеп Казан шәһәренә бару өчен 600 сум чамасы акча кирәк булачак. Ә өйдәге энергиядән зарядка алсаң кесәңнән 250 сум чамасы гына акча чыгарып салырга кирәк. Ә бензин белән йөргән автомашинага 2100 сум акча җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев