Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы ресурсларын исәпкә алалар

Россия Федерациясе территориясендә һәм шул исәптән районыбыз авылларында да агымдагы елның 1 августыннан 30 августка чаклы 2021 ел авыл хуҗалыгы ресурсларын исәпкә алу үткәрелә.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Люция Муллагалиева (Татартанстатның Минзәлә районы буенча җитәкчесе, әйдәп баручы эксперт):

- Безнең районда бу эш актив башланып китте. Ике инструкторлык участогы һәм авылларда 13 хисап участогы булдырылган.  Исәпкә алучылар 1 августтан авыл хуҗалыгы исәбен алу кысаларында йорт хуҗалыкларын йөреп чыгу башланды һәм алар барысы 6137 шәхси хуҗалыкны барлаячаклар. Анда 17 белгеч катнаша, алар кирәкле белем тупладылар.   Шәһәрдә шәхси хуҗалыкларны исәпкә алу булмый.

Әлеге кампания Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алганнан соң, 5 елдан да соңга калмыйча үткәрелә. Мондый исәп алу соңгы тапкыр 2016 елда узган булган. Исәпкә алуда авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, коммерцияле булмаган ширкәтләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар катнаша. Исәпкә алучылар җир ресурслары, алардан ничек файдалану, чәчү мәйданнары, авыл хуҗалыгы җирләре, җитештерү инфрактурасы һәм хуҗалык эшчәнлеге алып бару шартлары турында сорыйлар. Исәпкә алуда катнашу ысуллары:авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр исәпкә алу кәгазьләрен респондентларның үзләре тутыру яисә Росстатның wed-җыю системасы аша электрон рәвештә тутыру юлы белән; шәхси ярдәмче, башка шәхси хуҗалыклар һәм коммерцияле булмаган ширкәтләр-исәпкә алучылар арасында планшет компьютерлары яки исәпкә алу кәгазләрен кулланып сораштыру юлы белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев