Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Айдар Салахов чәчүлекләрнең торышына бәя бирде

Хәзер кырларда эш тынмый,чәчүлекләрне пестицидлар һәм гербицидлар белән эшкәртү эше бара.Корткычларга, чүп үләннәренә, авыруларга каршы үсемлекләр эшкәртелә. Моның белән беррәттән чәчүлекләрне яфрактан тукландыру эше дә бара.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") Район башлыгы Айдар Салахов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков һәм идарәнең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев басуларны карап йөрделәр.  Басуларны карау эше “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе басуларыннан башланды,   биредә бүлекчә бөртеклеләр игүне фәнни нигездә башкара.   Исегезгә төшерәбез,  бу бүлекчә узган ел бөртеклеләрдән  рекордлы уңыш алды-гектарыннан 45 центнер. Бүлекчәдә бер гектар мәйданда икмәк үстерү  өчен  37 мең сум күләмендә акча тотыла,-диде бүлекчә идарәчесе Камил Шәймарданов. 

 Алдагы көннәрдә биредә көзге бодайга чиргә каршы махсус препарат кертәчәкләр. Рапс басуын да игьтибарга лаек. 323 гектарлы рапс басуы күкрәп үсеп утыра. Бу басудан алар һәр гектардан 27 центнер бөртек алырга планлаштыралар.  Бер гектар рапсны үстерүгә 11 мең сум күләмендә акча тотыла һәм гектардан уртача ун центнер күләмендә уңыш алсаң да ул үзен аклый. Район башлыгы “Заиковский” хуҗалыгын юл тотты.  Хуҗалыкның арпа басуының бер өлешен билчән баскан, бу хуҗалык 2017 елда “Татарстанның элиталы орлык ассоциясе”нә кергән иде, хуҗалыкның басулары чүпле булуы аны бизәми. Басуга бара торган юл кырыйларында да чүп үсеп утыра. Хуҗалыкның борчак басуы бик яхшы күренде, алар яхшы уңыш вәгъдә итә.

  Калморза хуҗалыгының арпа басуы куе чәчелгән, тутык авыруы күренә башлаган. Хуҗалыкның кукуруз басуларының рәт араларын тырмыйсы бар. Хуҗалыкның 331 гектарлы  ак гәрчич басулары гөрләп чәчәк атып утыра. Рапс басуларында кәбестә күбәләге күренми.  

 “Август-Мөслим” ҖЧҖнең Минзәлә бүлекчәсенең  күпчелек бодай  басуында кара әрем, сөт үләне, билчән тырпаеп үсеп утыралар. Басуларга гербицид керткәннәр бу чүп үләннәре артык үсеп киткәч  гербицид җиңә. Бүлекчәнең 1320 гектарлы борчак басуы,219 гектарлы арпа басуы чиста күренә.  “Мензелинские зори” агрофирмасының 4014 гектардагы парга чәчкән көзге бодае зур уңыш вәгъдә итә. Көзге бодай серкә очыра башлаган.   Ә менә “Кама беконы” басулары бик мактанырлык түгел. Басулар гербицид белән эшкәртелгән, әмма сыйфаты юк. 215 гектарда арпаны узган ел үстергән арпа басуына чәчүләре хуҗалыкта чәчү әйләнешенә әллә ни игътибар бирмәүләрен күрсәтеп тора.  Кайбер басулары яхшы, ә кайсыберләрендә чуарлык сизелүен күчеш елына сылтарга мөмкин.     

Район башлыгы фикеренчә, районыбызда чәчүлекләрнең торышы яхшы.        

Исегезегә төшерәбез, шушы көннәрдә райондагы чәчүлекләрнең торышына баллар белән бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев