Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Бәйрәм «Казан-Экспо» да үтәчәк

Октябрь аеның икенче якшәмбесендә (быел 13 октябрь) авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 3 октябрь көнне Казан шәһәрендәге «Казан-Экспо» га авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан үткәрелә торган «Уңыш-2025» бәйрәмендә катнашучы район делегациясенең составы билгеле булды.


Бу бәйрәмгә Айдар Салахов (район башлыгы), Илфар Халиков (район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы), Фәнис Ибятов («Кама беконы» ҖЧҖнең игенчелек буенча генераль директоры урынбасары), Рөстәм Исламов ( «Август-Мензелинск» ҖЧҖнең генераль директоры), Салават Фаттахов ("Заиковский«ҖЧҖ хуҗалыгының коммерция директоры), Илдар Акберов («Мензелинские зори» агрофирмасының Кадрәк җитештерү комплексы идарәчесе), Азамат Шәрипов («Калморза» хуҗалыгыҗитәкчесе), Нәсим Дәүләтов («Дәүләтов» КФХсы башлыгы), Камил Шәймарданов ( «Әнәк» агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе җитәкчесе), Салават Бизянов («Ильнур» КФХсының коммерция директоры), Ильгиз Загиев (ССПСК «Восток» рәисе), Рузиля Латыпова (машина белән сыер савучылары арасында 29 нчы Бөтенроссия конкурсында җиңүче), Әнвәр Бикбаев ( «Август-Мензелинск» ҖЧҖдә сыерлар савуда төнге смена начальнигы, махсус хәрби операциядә катнашучы), Владислав Гарнышев («Агросила-Логистика» ҖЧҖнең алдынгы комбайнчысы) чакырулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев