Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Басулар югары уңыш вәгъдә итә

Иң югары 113 баллны җыеп “Мензелинские зори” агрофирмасы беренче урынны яулады. Икенче урында- “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе-109 балл, “Калморза” хуҗалыгы 106 балл җыеп өченче урынны алды.

(Дилфас Галиев,"Минзәлә-информ” 8 июнь)

Басуларга бәя биргәндә чәчүлекләрдәге орлыклар  инкрустацияләнгәнме,  чәчү нормасы, элгәрләр, чәчү тирәнлеге, картограммасы эшләнгәнме, хуҗалыкларда эретмә әзерләү пункты булуы, җир эшкәртү культурасының дәрәҗәсеннән чыгып куелды.   

 “Чәчү кампаниясе уңышлы төстә узды, тиешле барлык таләпләр, эш күләмнәре һәм сыйфаты үтәлде. Бүген игенчеләр, механизаторлар чәчүлекләрне эшкәртәләр, алдагы уңышны кайгырталар”,-диде Илфар Халиков. хәзер авыл хуҗалыгы культураларын саклау, яфрак аша үстерү стимуляторларын, макро-һәм микроашламалар белән тукландыру мәсьәләсенә дә төп игътибар бирергә кирәк.  Районыбыз игенчеләре тырышып эшлиләр, басуларда массовый репродукцияле орлыклар юк.  

Район хуҗалыкларындагы чәчелгән басуларны кабул итүдә  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиков, аның урынбасары Илгиз Ханов, идарәнең игенчелек буенча консультанты Равил Сәйфиев,”Россия авыл хуҗалыгы үзәге”  Татарстан Республикасының Минзәлә районы буенча җитәкчесе Назыйм Сәхәбетдинов һәм хуҗалыкларның җитәкчеләре, агрономнары катнаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев