Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Базарда бәяләр ни хак?

Шәһәр базарында йомырканың дистәсе-әллә ни кыйммәтләнмәгән. Хәзер биредә йомырканың дистәсе-70 сум тора.

(Минзәлә, Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ") 

Билгеле, сатып алучылар  канәгать түгел. Минзәлә базарында яшелчәгә бәяләр кимү күзәтелә. Яңа үскән бәрәңгенең10 литрлы чиләктәгесе-200, 5 литрлы чиләктәгесе-150 сум. 

Әйе, юрганыңа карап аягыңны сузарга туры килә. Әмма, ни әйтсәң дә, йомыркасыз, сөтсез дә, икмәксез дә яшәп булмый. Әле  алар янына ите, бәрәңгесе, тәм-томы да кирәк.

Азык рационында күпләргә хәзер ит һәм балык продукциясен чикләргә туры килә. Ни өчен дигәндә базарда итнең килосы-300 сумнан башлана, балык төренә карап 50сумнан 130 сумга чаклы. Тавык итенең килосы 250 сум, сыер ите -300 сумнан башлап 420 сумга чаклы.

Яшелчә, җиләк-җимеш яратучылар җәй җитүен зарыгып көттеләр, чөнки җир ачылганнан соң витаминлы ризыкны үз бакчаларында үстерә күпчелек Минзәлә халкы.  Коронавирус  эпидемиясендә азык-төлек булмаган товарлар 10-15 процентка артты. Бу аеруча дарулар бәясендә чагылыш тапкан. Акчасы барлы-юклы халыкның ашамый тора алмавыннан үзенә күбрәк файда алуны максат итеп куйган аерым намуссыз сәүдә челтәрләре хуҗалары булган кебек, кризис һәм коронавирус эпидемиясе чорында  да даруханәләргә йөрүчеләр саны артуында кемнәрдер үз мәнфәгатьләрен кайгырта күрәсең...

Базар бәяләре литры һәм килограммнарда:

Помидор 80сумнан 100 сумга чаклы.

Сарымсак 200.

Борыч бер данәсе 15 сум, кабачки бер данәсе 30 сум.

Суган 50 сум.

Чөгендер 30 сум,кәбестә 20 сум.

Кыяр  30 сумнан 40 сумга чаклы,

Гөреҗдә гөмбәсе 5 литрлы чиләктәге-500,  10 литрлы чиләктәгесе-800 сум.  Слива 5 литрлы чиләктәгесе 150 сум.

Алма 5 литрлы чиләктәгесе-100, 3 литрлы чиләктәгесе-50 сум.

Җир  җиләге кайнатмасы 0,5 литрлы банкадагысы 250 сум, бакча җиләге кайнатмасы-300, карлыган кайнатмасы- 350 сум.Узган елгы тозланган помидор  3 литрлы банкадагысы 250 сум, алма кагы төргәге-60 сум, мәтрүшкә бер бәйләме-100 сум. Бакча җиләге үсентесе бер бәйләмдә  13 данә-200 сум. Базар әбиләре азык-төлектән тыш чәчәкләр белән дә сәүдә итәләр. Чәчәкләрнең бәясе 50 сумнан 300 сумга чаклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев