Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бердәмлектә — көч

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәм 2005 елда үткәрелә башлады. Нәкъ менә шул көнне 1612 елда земство старостасы Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә. Полякларны Кремльдән куып чыгару белән Россиядә озак вакыт дәвам иткән Фетнәле вакыт тәмамлана. 

Ә бу бәйрәм минзәләлеләр өчен нәрсәне аңлата?

Наргиз Мәхмүдова (азәрбайҗан милли-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе):

— Халыклар бердәмлеге көне барлык халыклар, милләтләр, диннәр бердәмлеген чагылдыручы бик әһәмиятле бәйрәм! Без Россиядә яшибез, һәм милләтебез һәм динебез буенча кем булуыбызга карамастан, илебезнең чәчәк атуы хакына тату булырга тиешбез. Бары тик үзара аңлашып яшәгәндә генә, һәрнәрсәдә бердәмлеккә ирешеп була. Россиядә яшәгәч, без балаларыбызга рус, татар халыкларының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәтәбез, шулай ук үз халкыбызның традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклыйбыз! Чөнки һәр милләт кабатланмас һәм матур, бәяләп бетергесез рухи байлыкка ия. Әлеге рухи байлык кадерләп сакланырга, буыннан-буынга тапшырылырга тиеш. Балаларыбыз үз тамырларын онытырга тиеш түгелләр. 

Мөслимә Гайниева (татар милли-мәдәни берләшмәсе җитәкчесе):

— Элек-электән татар халкы төрле милләт вәкилләре белән дус һәм тату яши. Безнең халык һәрвакыт үзенең кунакчыллыгы белән дан тоткан. Әбиләребез сөйли торган иделәр, Тауасты Байлар авылында яшәүчеләр элек еш кына Минзәлә базарына катык, сөт сатарга бара торган булганнар. Ул вакытта машиналар булмаган, көянтәләр асып, җәяүләп бара торган булганнар. Һәм алар шәһәр өйләре яныннан үтеп барганда, рус әбиләре аларны үзләренә чәйгә кунакка чакыра торган булганнар. Шуны истә тотып, без хәзер дә төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәреп, алар аша халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштырабыз. Бүгенге көндә безнең авылда төрле милләт кешеләре яши: татарлар, башкортлар, марилар. Безнең авыл башкаларны, беренчедән, Минзәлә шәһәренә якын урнашуы белән җәлеп итә, икенчедән, табигатебез матур, күпләп яңа йортлар төзелә, һәм, иң мөһиме, яхшы, ярдәмчел кешеләр яши. Гаиләләребездә балаларыбызны да, оныкларыбызны да ата-аналарын, өлкән буынны хөрмәт итсеннәр, шулай ук үз халкының гореф-гадәтләрен белсеннәр, дип тәрбиялибез. Кечкенәдән үк алар саф татар телендә сөйләшәләр, татар җырлары җырлыйлар, милли биюләр бииләр. Мин оныкларымны төрле чараларга җәлеп итәм. Аларның һәрберсенең милли киемнәре бар, хәтта үрелгән чабаталары да бар. Без аларның үз халкының гына түгел, ә башка милләтләрнең дә тарихын белүләрен телибез. Күп кенә гаиләләрдә яшьләр туйдан соң аерым яшәргә тырышалар. Без улыбызның гаиләсе белән бер йортта матур итеп, дус һәм тату яшәп ятабыз. Улыбыз, киленебез һәм оныкларыбыз белән бергә ашарга пешерәбез, рәхәтләнеп аралашабыз, төрле чараларда катнашабыз, гомумән, актив тормыш рәвеше алып барабыз. Безнең гаиләдә беркемгә дә күңелсез түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев