Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бердәмлектә — көч

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә

Әлеге бәйрәм 2005 елда үткәрелә башлады. Нәкъ менә шул көнне 1612 елда земство старостасы Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә. Полякларны Кремльдән куып чыгару белән Россиядә озак вакыт дәвам иткән Фетнәле вакыт тәмамлана. Ә бу бәйрәм минзәләлеләр өчен нәрсәне аңлата?

Светлана Упаева (керәшен милли-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе):

— Мин Яңа Мәлкән авылында туып үстем. 2017 елдан керәшен милли-мәдәни җәмгыяте җитәкчесемен. Безнең халык бик ачык, киң күңелле, кунакчыл. Без бер-беребез белән генә түгел, ә башка милләт кешеләре белән дә тату яшибез. Мәсәлән, безнең авылда керәшеннәр дә, татарлар да яши. Без гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кадерләп саклыйбыз һәм аларны үсеп килүче буынга тапшыруны максат итеп куябыз. Шул ук вакытта без районыбызда яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләрен дә бик хөрмшт итәбез. Без авылыбыздагы ике милләтнең дә бәйрәмнәрен, Ураза булсынмы, Пасхамы, бергә билгеләп үтәбез. Һәр бәйрәмгә без барыбыз бергә сыйлар әзерлибез, коймаклар пешерәбез. Барлык халыкларның да үзара дус һәм тату яшәүләрен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев